Газетага язылу

Татарстанда кафе янындагы фонтанда ток сугудан әтисе белән улы үлгән

Спас районында фонтанда аталы-уллы ике ир-ат ток тотудан һәлак булган.

Бу хакта  KazanFirst үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Һәлак булучыларның берсе – 72 яшьлек кафе хуҗасы. Фонтан шул кафе янына урнаштырылган булган. Улына – 48 яшь.

Агентлык мәгълүматлары буенча, алар фонтандагы төзексезлекне юкка чыгарырга маташканда ток сугудан җан биргән. Ике кешенең үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү башланган. Спас район прокуратурасы тикшерүне контрольгә алган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре