Республикада бер дистә йомырканың уртача бәясе 2,4 процентка кимеде һәм 74,39 сум тәшкил итте. Шулай ук каймак – 2,14 процентка, килограммы 294,4 сумга кадәр, кефир – 2 процентка, килограммы 99,4 сумга кадәр, һәм дуңгыз ите – 1,6 процентка, килограммы 345,2 сумга кадәр арзанрак.
Кайбер яшелчәләргә дә бәяләр кимү теркәлгән. Бәрәңге 2,6 процентка – килограммы 72,6 сумга кадәр, суган – 2,7 процентка, 61 сумга кадәр, чөгендер – 3,5 процентка, 45,6 сумга кадәр арзанайды. Бәясе кимегән продуктлар исемлегенә шулай ук кишер, кыяр һәм помидорлар да кергән – бер атна эчендә аларның бәясе 10,5 процентка кадәр кимегән.
Шул ук вакытта Татарстанда аерым продуктлар кыйммәтләнә башлады. Барыннан да бигрәк бер атна эчендә шикәр бәясе арткан – 2,7 процентка, килограммы өчен 75,4 сумга кадәр. Тавыкның бәясе 2,1 процентка арткан һәм килограммы 227 сумга җиткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез