Чиратсыз ягулык салу хокукын раслау өчен машинага куелган «Инвалид» дигән махсус билге генә җитми. Ягулык салу станциясе хезмәткәренә инвалидлыкны раслый торган документ күрсәтергә кирәк. 2026 елның маеннан моны кәгазь формада гына түгел, ә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша да эшләргә мөмкин.
Инвалидлык турындагы белешмәдә фотосурәт күрсәтелмәү сәбәпле, ягулык салу станциясе хезмәткәре паспорт күрсәтүне дә таләп итәргә мөмкин. Шуннан соң станция хезмәткәрләре чират тормыйча гына ягулык салу колоннасы янына бару һәм түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары да чиратсыз ягулык салу хокукына ия, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез