Татарстанда кайбер мәктәпләр «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» билгесе белән билгеләп үтелде

Татарстан мәктәпләрен белем бирү сыйфаты билгеләре белән билгеләп үттеләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Белем бирүнең сыйфатын бәяләү» конференциясендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анзор Музаев сүзләренчә, проект көчле һәм уңышлы мәктәпләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аларның тәҗрибәсе башка мәгариф учреждениеләренә дә файдалы булырга мөмкин. Инициатива кысаларында мәгариф оешмалары ике юнәлеш буенча мактау билгеләре (белем бирүдә югары нәтиҗәләр һәм объектив бәя бирү культурасы өчен) ала.

Татарстанда кайбер мәктәпләр «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» билгесе белән билгеләп үтелде. Республика мәгариф оешмаларының тагын бер төркеме «Белем бирүнең югары культурасы» билгесен алды.

«Без зур шәһәрләрнең алдынгы мәктәпләрен генә түгел, ә чикләнгән социаль-икътисади шартларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче белем учакларын да билгеләп үтәчәкбез. Объектив нәтиҗәләр күрсәтүче һәм моннан курыкмаучы мәктәпләр аерым билгеләп үтеләчәк», – дип белдерде Анзор Музаев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре