Газетага язылу

Татарстанда кайберәүләр февраль ае өчен күбрәк хезмәт хакы алачак

Татарстанда кайберәүләр февраль ае өчен күбрәк хезмәт хакы алачак. Өстәмәгә кемнәр исәп тотарга мөмкин?

“KazanFirst” шул хакта белешкән. Атнасына биш көн эшләүчеләр 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә өстәмә ял итте. Әмма график буенча эшләүчеләр бу көнне эшкә чыкты. Җитештерү зарурилыгы буенча эшкә җәлеп ителүчеләр дә булды.

Россия Хезмәт кодексы буенча, рәсми бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә түләнә. Димәк, 23 февраль – бәйрәм көнендә эшләүчеләр өстәмә алачак. Ул март башында хезмәт хакы белән түләнелә. Тулы смена түгел, бәлки берничә сәгать кенә эшләүчеләргә дә кагыла бу. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүчеләр март аенда башкаларга караганда 1 көнгә күбрәк ял итәчәк. 8 марттан тыш һәм, бәйрәмнең якшәмбегә туры килүе сәбәпле, дүшәмбе – 9 марттан тыш,   20 март – Ураза гаетендә дә ял итәчәкбез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре