Февраль башында сизелерлек суытачак. Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 1 февральдә көндез –5...–10 градус салкын булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә –12 градуска кадәр суык, аз гына кар көтелә. Пәнҗешәмбе – 2 февральдән суыта. Көндез –5...–10, төнге сәгатьләрдә –10...–15, урыны белән –20 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга, шимбә – 3–4 февральдә Татарстанда болытлы һава саклана. Урыны белән кар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2...–7 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –7...–12, урыны белән –15 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез