Хәзер республика территориясендә суык антициклон хөкем сөрә. Декабрь ае өчен аномаль салкын һава атна ахырында гына чигенә башлаячак.
Гидрометеүзәктән хәбәр ителгәнчә, хәзер тәүлеклек уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк. Шулай ук атмосфера басымы да тиешледән югары: Казанда терекөмеш баганасының 780 миллиметрына кадәр.
 Һава торышы җомга – 9 декабрьгә кадәр үзгәрми. Явым-төшем көтелми диярлек. Көндез -10...-15 градус суык. Төнлә температура -15...-20, урыны белән -20...-26 градуска кадәр төшәчәк. Җомга бераз җылыта -7...-12. Юлларда – бозлавык.
 Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, шимбә – 10 декабрьдә һава торышы үзгәрә башлаячак. Төньяк-көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, кар көтелә. Көндез -4...-9, төнлә -7...-12 градус салкын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез