Газетага язылу

Татарстанда кайчан җылытачагын һәм язның беренче билгеләре күренәчәген әйттеләр

Татарстанда атна азагында һава температурасының сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелүе көтелә. Әмма моңа кадәр тотрыксыз һава күзәтеләчәк: бер суытып, бер җылытып торачак. «МЕТЕО» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Бүген-иртәгә -4...-9 градус, шуннан соң 0...-5, аннары янә -4...-9, төнге сәгатьләрдә -10...-12 градус көтелә. Якшәмбедә исә әйбәт үк җылытачак», – дигән синоптик.

Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон йогынтысында калачак. «Нульгә якынлашкан һава температурасы язның якынлашуын күрсәтәчәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә аз гына кар булырга мөмкин, шуннан соң һава торышы тотрыклылана. Ә инде җылыткач, бераз гына кар көтелә», – дип билгеләп үткән Шувалов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре