Май аенда Татарстан хезмәт базарында “Ваклап сату сәүдәсе” өлкәсенең, элеккечә үк, кадрларга иң зур кытлык кичерүе күзәтелә. Биредә бер вакансиягә нибары 1,7 резюме (норма буенча 4-7,9) туры килә. Бер ай эчендә көндәшлек 0,3 процентка кимегән. Бу исә эшкә дәгъва кылучыларның резюмелары санының 4 процентка кимүенә китергән. Шул ук вакытта вакансияләр 9 процентка үскән. Апрель йомгаклары буенча сәүдәдә уртача хезмәт хакы 50,3 мең сум (0,7 процентка кимегән) тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” HH.RU белгечләре мәгълүматларына таянып яза.
Шулай ук “Медицина, фармацевтика” өлкәсендә дә кадрлар җитмәү сакланып кала. Биредә 1 вакансиягә 2,9 резюме туры килә. Эшкә дәгъва кылучылар өчен тәкъдимнәр саны 2 тапкыр кимегән, ә резюмелар саны 6 процентка арткан. Медицинада уртача 65,1 мең сум күләмендә хезмәт хакы (1,2 процентка арткан) тәкъдим ителә.
Моннан тыш белгечләр “Сату, клиентларга хезмәт күрсәтү” өлкәсен билгеләп үткән. Бу өлкәдә көндәшлек бер вакансиягә норма чигендә – 4,3 резюме тәшкил итә. Әмма сату буенча менеджерларның иң кирәкле белгечләрнең берсе булып торуы сәбәпле, кайбер компанияләр хезмәткәрләр эзләгәндә билгеле бер кыенлыкларга дучар булырга мөмкин. Бер ай эчендә эшкә дәгъва кылучыларның резюмелары 4 процентка кимегән, шул ук вакытта эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре саны 3 процентка арткан. Хезмәт хакы – 70, 2 мең сум дәрәҗәсендә (0,3 процентка кимегән).
Тулаем алганда, май аенда Татарстанның хезмәт базарында бер вакансиягә 6,1 резюме туры килгән. Бу әйбәт күрсәткеч санала.
Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез