Газетага язылу

Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Урыны белән кар һәм буран булачак. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән аны 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез -9...-14 градус, көнчыгыш районнарда -18 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре