Бу куркыныч хәл Әгерҗе районында булган. Кыз әнисенә йортлары янындагы чәчәк түтәлендәге чүпне утарга ярдәм иткән. Ул кинәт кулында бик каты авырту сизгән: аны елан чаккан.
Баланың абыйсы еланны фотога төшерергә өлгергән. Шушы фотосурәт табибларга нык ярдәм иткән. Баланы район хастаханәсеннән Чаллының “Кама Балалар медицина үзәге”нә алып килгәннәр. Еланның агулы теше кызның кул чугын тишеп чыгарган. Икенче теше бакчада киеп эшләгән пирчәткәсенә эләгеп калган. Нәкъ менә пирчәткә кулны азмы-күпме саклап калуга ярдәм иткән. Юкса шеш терсәккә кадәр генә түгел, югарырак та күтәрелгән булыр иде, ди табиблар. Баланы башта реанимациягә салып, агуга каршы бик көчле дәвалаганнар. Шуннан соң тиешле бүлеккә күчергәннәр. Хәзер инде савыгып, ул өенә кайтырга әзерләнә, дип яза “Татар-информ”.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез