Чаллыда билгесез кеше ташландык бина территориясендә ике яшүсмергә пневматик коралдан аткан. Алар тән җәрәхәтләре алганнар, дип хәбәр иткәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына.
"Дуслар белән ташландык бина янында йөргәндә, 3-4 тапкыр аттылар. Билгесез кеше кара киемнән иде", - дип сөйләгәннәр яшүсмерләр.
Курыккан балалар әлеге урыннан качканнар һәм бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез