22 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һәм карлы һава торышы саклана.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән — төбәк буенча, көндез урыны белән генә бераз кар явачак. Көнбатыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил була.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -15...-20 градуска кадәр күзәтелә. Көндез һава температурасы -10.. -15 градус тирәсе булачак.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы синоптиклар Россиянең Европа өлешендә кискен җылынуны фаразлавын хәбәр иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез