“Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында Саба районында “Казан-Шәмәрдән” автомобиль юлының 97,4 - 100,9 чакрым өлешендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
III техник категориягә керә торган юл бу. Төзекләндерелгән өлеше – 3,4 чакрым озынлыкта.
Барлыгы 27 мең кв. м артыграк мәйданда иске асфальт-бетон түшәмәсе алынып, ЩМА-8 вак таш һәм мастик асфальт-бетон түшәмә түшәлгән.
Моннан тыш юлчылар 5 мең 700 кв. м артыграк мәйданда юл кырыйларын М-400 фр. вак таш белән һәм асфальтогранулят белән ныгыткан, 7 мең 800 кв.м. зуррак мәйданда юлларга тиешле тамгалар ясаган.
Төзекләндерү эшләрен “Татавтодор” акционер җәмгыяте башкарган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез