Түләү күләме төбәктәге балалар өчен яшәү минимумы күләменә тигез. Татарстанда ул бүгенге көндә 14 621 сум тәшкил итә, ә киләсе елда 15 615 сумга кадәр артачак.
Түләү алу өчен шартлар:
- гаиләнең ана капиталының файдаланылмый калган өлеше булырга тиеш;
- балага 3 яшь тулмаган булырга тиеш (гаиләдә мондый яшьтәге берничә бала булган очракта, пособие һәр балага рәсмиләштерелә, моның өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк);
- гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан (ул Татарстанда быел 15 073 сум тәшкил итә) ике тапкырдан да артыграк булмаска тиеш.
Әлеге түләүне алу өчен ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән кеше, баланың законлы вәкиле, опекуны яки ышанычлы зат мөрәҗәгать итә ала – бу очракта гаризаны Күпфункцияле үзәк яисә Социаль фонд аша бирергә мөмкин.
Гариза бала туган яки уллыкка алынганнан соң беренче алты айда тапшырган очракта, түләү бала туган айдан башлап бирелә. Соңрак мөрәҗәгать иткән очракта исә түләү гариза биргән айдан башлап билгеләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез