Республикада югары квалификацияле эретеп ябыштыручылар, сату буенча менеджерлар һәм IT-белгечләр аена 500 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин. Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча экспертлар советы әгъзасы, HR-эксперт Гарри Мурадян «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
Татарстан Республикасында берничә һөнәр ияләренә аена 400-500 мең сум түлиләр. Мондыйлар исәбенә сату буенча менеджерлар (барлык бонус түләүләреннән чыгып), югары разрядлы эретеп ябыштыручылар һәм мәгълүматлар турында фән (data science) белән шөгыльләнүче «айтишник»лар керә.
Бу саннар фәкать гади белгечләр һәм инженерларга гына кагыла. Әлеге исемлектә югары буын җитәкчеләр исәпкә алынмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез