Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайланды

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышында Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкләтле вәкил вазыйфасына яңадан сайланды.

“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханнов тарафыннан Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Сәрия Сабурская кандидатурасы тәкъдим ителде. Аның белән артык таныштырып торырга кирәкми. Сәрия Харис кызы әлеге институт алдында торган бурычларны уңышлы хәл итә. Күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия”, – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Нагуманов.

Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елдан бирле башкара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханнов Миннеханнов

Көн хәбәре