Татарстанда киберкуркынычсызлык буенча штаб эшли башлады. Журналистлар белән брифинг вакытында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Лилия Галимова белдергәнчә, штаб күптән түгел булып узган куркынычсызлык советы утырышының бер нәтиҗәсе булып санала.
- Ниндидер аерым оешма булдыру турында сүз бармый, - дип искәртте Лилия Галимова. - Бу төрле тармак вәкилләрен берләштерү формасы гына. Анда хакимият органнары вәкилләре генә түгел. Ягъни, бу - киберкуркынычсызлык белән бәйле вазгыятьтән чыгып, оператив рәвештә карарлар кабул итәчәк коллектив совет.
Билгеле булганча, штабны республиканың цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин җитәкләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез