Киләсе – 2026 ел башыннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең окладлары 10 процентка артачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарына кул куйган.
Аерым алганда, түләү разряды 1 һәм тариф коэффициенты – 1,0 булган хезмәткәрнең оклады 23 320 сумнан 25 650 сумга җитәчәк.
Тариф челтәре барлыгы 18 разрядтан тора. 18 түләү разряды буенча тариф коэффициенты 1,2281гә тигез. Мондый разрядлы хезмәткәрнең оклады хәзер 28 637 булса, киләсе ел башыннан 31 501 сум тәшкил итәчәк.
Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең окладлары быел язын – 1 майдан 10 процентка арттырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез