Татарстанда киләсе елга яшәү минимумын арттырганнар

2026 елда республикада яшәү минимумы күләме 16 098 сум тәшкил итәчәк. Быелдагыга караганда бу 6,8 процентка, ягъни 1 025 сумга күбрәк.

Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин  бу җәһәттән карарга кул куйган.

“Татарстан Республикасында 2026 елга яшәү минимумын җан башына 16 098 сум күләмендә расларга”, – дип язылган документта.
Эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы – 17 547 сум, пенсионерлар өчен – 13 844 сум, балалар өчен – 15 615 сум булачак.

Исегезгә төшерәбез: яшәү минимумы – кешегә иң мөһим ихтыяҗларын каплау өчен кирәкле акча күләме. Башкача әйтсәк, төп ризык – икмәк, сөт, май, шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алу, шулай ук, коммуналь хезмәтләрне кертеп, төп хезмәтләргә түләү мөмкинлеге бирердәй керем. “Минималка” күләме социаль пособиеләр һәм стипендияләр күләменә  йогынты ясый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре