Татарстанда кишер, кәбестә һәм чөгендер кыйммәтләнгән

Бер атна эчендә – 7-14 апрельдә Татарстанда кишер, кәбестә, чөгендер кебек яшелчә кыйммәтләнгән.

“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, кәбестә бәясе 7,1 процентка артып, хәзер килосы 51,6 сум тора. Шулай ук чөгендер хакы 7,1 процентка үсеп, килосы 53,01 сумга җиткән. Кишер, үз чиратында, 5 процентка кыйммәтләнгән (килосы 42,3 сум тора). Моннан тыш кыяр һәм помидор хакы берникадәр үскән.

Шул ук вакытта кайбер продуктлар бәясе кимегән. Мәсәлән, бәрәңге, суган, ярма, сөт ризыклары. Дөрес, күпкә түгел – кимү 1 процент чамасы гына тәшкил итә. Шул ук вакытта банан 2,1 процентка арзанаеп, хәзер килосын 174,6 сумнан алырга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре