Синоптиклар хәбәр итүенчә, урыны белән кар явачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны иминлек чараларын үтәргә өндәде:
- җәяүлеләр кичүе аша гына юл аркылы чыгарга;
- автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән ераграк куярга һәм алар янында тормаска;
- түбәләрдә кар һәм боз күп җыелган урыннарны урап узарга;
- юлда кискен маневрлар (бер полосадан икенчесенә чыгу, алдагы машинаны узу) ясамаска.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез