Газетага язылу

Татарстанда көчле давыл кисәтүе игълан ителде

Татарстанда 20 август киченнән 21 август төненә кадәр урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм ливень көтелә. Җилнең тизлеге 20 м/с кадәр, ә аерым урыннарда 24 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук томан һәм боз яву ихтималы бар.

МЧС Татарстан халкына саклык чараларын күрергә киңәш итә. Кечкенә суднолар хуҗаларына бу вакытта суга чыкмаска, ә автомобиль йөртүчеләргә кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә.

Көчле җил вакытында:

  • балкон һәм ишегалдындагы нык беркетелмәгән әйберләрне җыеп куярга;
  • тәрәзәләрне ныклап ябарга;
  • агачлар, реклама конструкцияләре һәм карнизлар янында тормаска;
  • автомобильләрне агачлар һәм җиңел конструкцияләр янына куймаска;
  • мөмкинлек булса, бина эчендә калырга.

Яшен вакытында ялгыз биек агачлар, печән кибәннәре, морҗалар һәм биек корылмалар янында тору куркыныч. Яшеннең турыдан-туры сукмавы да куркынычсызлыкны гарантияләми — электр разряды дымлы җир һәм су аша таралырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре