Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар көтелә

Бүген, 30 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак.

Иртән һәм көндез урыны белән яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә.
Җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, көчәйгәндә секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 3-8 градус, көндез 8-13 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре