Бу араларда Татарстанда циклон хөкем сөрә: кар-буран, секундына 15-20 метр тизлектә җил. Шул ук вакытта язның беренче көннәрдә -13 градуска кадәр суыта.
Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, чәршәмбе – 1 мартта көндез -3...-8, төнлә -6...-11 градус көтелә. Пәнҗешәмбе – 2 мартта тагын да суыграк: көндез -4...-9, төнлә -8...-13. Юлларда бозлавык саклана.
Башлангыч фаразларга караганда, җомга һәм шимбә – 3-4 мартта чираттагы циклон йогынтысында болытлы, кар-буранлы һава урнаша. 3 мартта көндез -1...-6, төнлә -7...-12 градус салкын. Шимбә янә җылыта: көндез термометрның терекөмеш баганасы -2...+1, төнлә -3...-8 градус күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез