Татарстанда көчле магнит давылы көтелә

Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты Кояш астрономиясе лабораториясе мәгълүматлары буенча, шимбә, 25 гыйнварда, Татарстан территориясендә магнит давылы күзәтеләчәк.

Бүген кич, 24 гыйнварда, Җирнең магнит кыры тыныч булмаячак, ә төнлә һәм көн дәвамында геомагнит чуалышлары G1 дәрәҗәсенә туры киләчәк, бу көчсез магнит давыл дигәнне аңлата. Якшәмбе көнне Җирнең магнитосферасы тыныч булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре