Министрлар Кабинеты бу җәһәттән карар чыгарган. Хәзер коммуналь фатирда, шулай ук берничә гаилә яши торган торакта усал токымлы этләрне асрау тыела. Мондый этләр исемлегенә, аерым алганда, амбульдог, акбаш, питбульмастиф, Бразилия бульдогы, Төньяк Кавказ эте, бүре-эт гибридлары эләккән.
Ләкин тыю карар үз көченә кергәнче хуҗаларында яши башлаган этләргә кагылмый. Зур этләргә аерым шартлар күздә тотылган. Биеклеге 55 сантиметрга җиткән эт подъездларда, лифт һәм күпфатирлы йортның гомуми файдаланудагы башка урыннарында, шулай ук ишегалдында 1,5 метрга кадәр озынлыктагы кыска муенчак белән һәм борынчыктан йөртелергә тиеш. Республика прокуратурасы хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән таләпләр турында да искәртә.
Хуҗалары 2023 елның августыннан дүрт аяклы дусларының подъездлар һәм лифтларны пычратуына юл куймаска тиеш. Узган елның 1 июленнән этләрне теркәмәгән өчен административ җаваплылык гамәлдә булып килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез