«Татарстанда көн дә бәйрәм!»

Тавыш биргәч, концертка барырга ярый! Татарстан башкаласында сайлауга багышланган концерт программасы гөрли. Бирегә керү өчен сайлау участокларында тавыш бирергә һәм махсус беләзекле булырга кирәк. Халык алдында татар, рус эстрадасының иң популяр артистлары, иҗат төркемнәре чыгыш ясый.

Концерт 22.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Зур сәхнәдә «Моя Мишель», Nilettо, Dabro, Салават Фәтхетдинов, Иркә, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина, Анастасия Макарова, Алинә Давывода чыгыш ясый.

- Dabro төркеме чыгышын көтәм. Ерактан гына аларга охшаган төркем җырлавын ишеттек тә, иптәшләр белән мәйданга йөгердек. Әле ярый «Волга-Волга» төркеме булып чыкты, - дип елмайды сайлауда беренче тапкыр катнашучы Казан егете Дима. - Сайлау күңелсез кебек тоела иде. Юк икән! Бюллетень тотып, кабинкага керү бигрәк тә ошады (көлә).

«Әле ничә көн элек кенә Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үттек. Бүген менә тагын бәйрәм. Татарстанда көн дә бәйрәм. Эшли дә, ял да итә беләбез», - ди бәйрәм концертына Биектаудан килгән Динара Гыйбатдинова. Өч баласын да үзе белән иярткән. Сайлауга өй тирәсендәге эшләр беткәч кенә барганнар. «Башта өйдә эшләдек, аннан гражданлык бурычын үтәдек. Хәзер ял итәбез», - ди ана.

Халыкка төрледән-төрле күңел ачу чаралары, тәмле ризыклар да тәкъдим ителде, сәүдә барды. Шулай ук биредә контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлау буенча күчмә пункт эшләде.

- Без ир-атларга контракт буенча хезмәт итү өстенлекләре һәм шартлары турында сөйлибез. Яшь егетләр дә, малайлар да кызыксынып сораша, - диде бу җәһәттән күчмә пункттагы хәрби. - 18-65 яшьлекләр контракт төзи ала.

Моңа өстәп «Патриот» клубы һәм Роcсия Армиясе күргәзмәсе эшләде. Алар да халык арасында зур кызыксыну уятты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре