Газетага язылу

Татарстанда көнче ир хатынын үтергән һәм үзенә кул салган

Бөгелмә янындагы урманда машина юлы янында ир белән хатынның канга баткан мәетләрен тапканнар.

Ир кеше башта хатынын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Боларның барысына да көнчелек гаепле булырга мөмкин. Гаиләнең 2 баласы калган, дип яза «Наш Татарстан» телеграм каналына сылтама белән Интертат.

Гәүдәләрне экспертизага җибәргәннәр. Фаҗига вакытында ир-ат алкоголь яки тыелган матдәләр кабул иткәнме икәнен белгечләр тикшерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре