25 июньнән Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү башланды. Татарстанда бүгенгә сайлау участокларында 1 487 200 кеше булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
- Халык өй алды янында тавыш бирү форматын хуплады. Андый мөмкинлектән 111 мең 363 кеше файдаланды. 30 июньнән ачык һавада тавыш бирү мөмкин булмаячак. 1 июль исә тавыш бирү участокларына барып бирәчәкбез, - диде ул.
 Кондратьев әйтүенчә, тавыш бирү процессы тыныч, куркынычсызлыкны исәпкә алып башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез