Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр 1 миллион 705 мең сум ала башлаячак. Түләү күләме арту Россия Президентының федераль түләү турында яңа указына бәйле. Аның нигезендә, 1 августтан ел азагына кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүче хәрбиләргә федераль үзәктән бер тапкыр түләү күләме 400 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул рәвешле Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 1,7 миллион сумга җитәчәк:
• Татарстан Республикасыннан – 1,005 млн сум;
* Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум;
* муниципалитетлардан – 300 мең сумга кадәр.
Яңа контрактчыларга, финанс ярдәменнән тыш, республика һәм федераль дәрәҗәдә барлык ташламалар, социаль ярдәм чаралары сакланып кала. Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр хәрбигә әйләнүчеләрнең эш урынын саклап кала, хезмәт хакын түли һәм барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә. Җирле хакимиятләр хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен үз карамагына ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез