Татарстанда контрактчыларга түләүләр 1,5 миллион сумга кадәр җитә

Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүләр 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Бу хакта «Җиңү марафонына кушыл!» телемарафонында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин искә төшерде.

«Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү бер миллион ярым сумга кадәр җитәргә мөмкин. Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), РФ Саклану министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә. Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк», – диде ул.

Арттырылган түләүләрне махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, шулай ук, факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. «Бүген Татарстанда хәрби контракт төзүчеләрнең 30 проценты – ул илнең башка төбәкләреннән килүчеләр», – диде Рөстәм Сафиуллин.

Билгеле булганча, кандидатларга Татарстанга һәм хезмәт итү урынына баруда ярдәм күрсәтәләр. «Башка ил гражданнары һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук алар контракт төзү һәм медицина тикшерүе үтү вакытына торак һәм туклану белән тәэмин ителә», – диделәр телемарафонда.

Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм армия дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Яңа түләүләр – Татарстан контрактчылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер моңарчы күрелмәгән чарасы.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре