Газетага язылу

Татарстанда контрактчыларга түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылды

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырылды.

Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Югары түләүләр СВОның булачак хәрбиләренә генә түгел, ә пилотсыз системаларның яңа гаскәрләрендә һәм Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә дә түләнә. 

Контрактчыларның барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре