Татарстанда контрактчыларга түләүләр ике-өч тапкыр күбрәк

Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүләр ике-өч тапкыр күбрәк. Бу хакта «Җиңү марафонына кушыл!» телемарафонында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйтте.

«Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү бер миллион ярым сумга кадәр җитәргә мөмкин. Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), РФ Саклану министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә. Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк», - диде ул.

Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда кандидатларга ташламалар һәм социаль түләүләр ике-өч тапкыр күбрәк. «Без башка төбәкләрдә яшәүчеләргә дә отышлырак шартлар тәкъдим итеп, республикада хәрби контракт төзергә җәлеп итәбез», – диде ул. Моннан тыш, хәрбиләргә башка ярдәм чаралары да каралган.

«Бүген Татарстанда хәрби контракт төзүчеләрнең 30 проценты – ул илнең башка төбәкләреннән килүчеләр. Алар арасында тирә-күрше төбәкләр генә түгел, Әстерхан, Брянск, Курск өлкәсе кебек төбәкләрдән мөрәҗәгәть итүчеләр дә бар», – диде Рөстәм Сафиуллин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре