Газетага язылу

Татарстанда контрактчыларның тылдагы хезмәте өчен ришвәт алу схемасы ачыкланды

Татарстанда көч ведомстволары вәкилләре контрактчыларны тыл бүлекчәләренә урнаштыру өчен ришвәт алу аферасын ачкан.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында яшәүче бер кеше җинаятьчел төркем оештырган, аның әгъзалары контрактникларга сугыш хәрәкәтләре сызыгыннан ерак урнашкан бүлекчәләргә урнашуда ярдәм итәргә тәкъдим иткән. Бу «хезмәтләре» өчен алар 1,3 миллион сум акча сораганнар, бу акчаларны хәрбиләр арасындагы вазифаи затларга тапшыру өчен дип әйткәннәр.

Чынлыкта исә акчалар җинаятьчел төркем әгъзалары арасында бүленгән. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, законсыз алынган акчаның гомуми суммасы 20 миллион сумнан артып китә.

Җинаятьчеләр өч төбәктә тоткарланган: Әлмәттә, шулай ук Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә. Тоткарлауны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре икътисади полиция хезмәткәрләре белән бергә үткәргән.

Хәзерге вакытта «Ришвәт алу» һәм «Ришвәт бирүдә арадашчылык итү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Татар-информ»га билгеле булганча, тоткарланганнар арасында – бригада командирының корал буенча урынбасары да бар. Тикшерү эшләре алып барыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре