Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен барлыгы 7,5 мең ятак булдырылган. Аларның 9,5 проценты гына буш. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда әйтте.
- Үлем белән идарә итәр өчен, авыру белән идарә итәргә кирәк. Ә авыручылар белән бары тик ике юл белән генә идарә итәргә мөмкин. Беренчесе - чикләү чараларын кертү, ә икенчесе - вакцинация. Башка юл юк. Ил күләмендә авыручылар саны да, үлүчеләр дә арта, - диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез