Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимегән

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 ның 61 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"9 кеше хастаханәгә озатылган, 52се өйдә дәвалану ала", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Инфекция йоктыручылар арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге татарстанлылар - 28 кеше, икенче урында 60тан 70 яшькә кадәрге төркем - 15, антирейтинг өчлеген 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге категория йомгаклый- сигез хаста.

Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән - монда узган тәүлектә берьюлы утыз биш кеше авырып киткән. Икенче урында - Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районнары, аларда өчешәр яңа очрак ачыкланган, өченчедә - Азнакай, Бөгелмә, Лаеш һәм Саба районнары - икешәр авыру.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре