Бүген Татарстанда коронавирус йоктырган кеше үлеменең дүртенче очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.
«5 майда Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булды», — дип сөйләде Галимова.
Ир-ат 19 апрельдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә, ике көннән соң, 21 апрельдә, «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән икенче шәһәр хастаханәсе стационарына керә.
Пациент 25 апрельдән ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аңарда йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган дип билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез