Татарстанда коронавирус йоктырган тагын бер пациент дәваланган

Татарстанда тагын бер коронавирус белән зарарланган пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар.

Бу - республикада савыгуның икенче очрагы. Исегезгә төшерәбез, элегрәк авыруны «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапеттан дәвалаганнар иде.

Хәзерге вакытта Татарстанда 19 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән, барысы да читтән кертелгән очрак. Хәзерге вакытта Республика хастаханәләрендә әлеге авырудан 17 пациент дәвалана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре