Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән

Республикада коронавирусның 41 яңа очрагы расланган. Бөтен очрак та авырулар белән элемтәдә булучылар.

2 кеше хастаханәгә салынган, 39 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр — 0
18 — 30 яшькә кадәр — 6
30 — 50 яшькә кадәр — 23
50 — 60 яшькә кадәр — 5
60 — 70 яшькә кадәр — 5
70 — 80 яшькә кадәр — 2
80 — 90 яшькә кадәр — 0
90 яшьтән өлкәнрәк — 0

География:
География:
1. Казан - 21
2. Яр Чаллы - 5
3. Аксубай районы - 1
4. Арча - 1
5. Югары Ослан - 1
6. Биектау - 2
7. Яшел Үзән - 1
8. Кукмара - 1
9. Лаеш - 2
10. Питрәч - 1
11. Саба - 5

28 июньгә авыруның 4472 очрагы теркәлгән.

Терелгән - 3309 кеше (+44).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре