Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 16 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Биш кеше хастаханәгә озатылды, 11 кеше өйдә дәвалана", - диде Галимова.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге өч кеше, 18 дән 30 яшькә кадәрге бер кеше, алтысы - 30 яшькә кадәр. 50 дән 60 яшькә кадәрге тагын дүрт авыручы, калганнары - алтмыштан өлкәнрәк.
Яңа очракларның 4се читтән кайткан кешеләрдә ачыкланды. 12 кеше авырулар белән якын элемтәдә торган.
Шәһәрләр буенча:
9 кеше - Казан;
4 кеше - Яр Чаллы;
1 кеше - Азнакай, Әгерҗе һәм Тукай районнарында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез