Татарстанда коронавирусның яңа төрен йоктыручыларның бармы-юкмы икәнен әйткәннәр

Татарстанда коронавирусның яңа штаммы – ХЕС әлегә ачыкланмаган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта белдергән.

“Хәзерге вакытта бездә “Омикрон” штаммы “йөри”. Яңа төре – ХЕС штаммы юк әле, – дип белдергән ул. – Көн саен мониторинг үткәрәбез. – Чирләүчеләрнең анализларын референс-үзәккә юллыйбыз. Әлегә яңа штаммны күргәнебез юк”.

Санитар-табиб басым ясап әйткәнчә, “Омикрон”ның яңа төрләре пәйда булуга карамастан, дәвалану ысулы – элеккечә үк. Чир йоктырудан котылуга ярдәм итәрдәй чаралар да үзгәрми. Болар: кулларны еш юу, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү.

“Яңа штаммнар һәрвакыт пәйда булып торачак. Мутациянең табигый процессы бу: элек “FLiRT” иде, хәзер менә – ХЕС. Шуңа күрә, ниндидер яңа чир пәйда булган, дип куркырга ярамый, өченче һәм дүртенче варианты да булачак әле. Билгеләре шул ОРВИ кебек: томау төшү, хәлсезлек, кайбер очракларда – ютәл, тән температурасы кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп алырга, шул сәбәпле баш авыртырга, тәндә авырту пәйда булырга мөмкин. Ниндидер өстәмә билгеләрне очратканыбыз юк”, – дип аңлатып үткән Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре