Татарстанда коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыручылар саны 37 кешегә җиткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Искәртеп үтик: штаммның беренче очраклары 18 гыйнварда теркәлде. Ул вакытта авыручылар саны 11 иде.
Любовь Авдонина сүзләренчә, 31 кешедә чир ОРВИ формасында, калганнарында чир билгеләреннән башка гына узган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез