Татарстанда коронавирусның 106 яңа очрагы ачыкланган — бу статистика алып барыла башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
«27 пациент хастаханәдә, 79 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Дүрт кеше инфекцияне Татарстаннан читтә, калганнар контакт юл белән йоктырган. 30-50 яшьлекләр арасында 29 кеше авырган, шулай ук 50-60, 60-70 яшьлекләр арасында авыруның 24 һәм 23 очрагы теркәлгән. 18 яшькә кадәр кешеләр арасында авыруның дүрт очрагы теркәлгән.
Казанда 58, Чаллыда 13 кеше авырый. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Түбән Кама — монда алты кеше авырган.
Республикада барлыгы 12 890 коронавирус очрагы теркәлде. 10,6 мең кеше терелеп беткән, шул исәптән узган тәүлектә 20 кеше дәваланып беткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез