Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
«1936, 1947 һәм 1951 елларда туган өч ир-ат һәм 1951 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булды», - дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Пандемия башланганнан соң республикада коронавирустан 1953 үлем очрагы расланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез