Татарстанда коронавирустан тагын 7 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда тагын җиде кешенең коронавирустан гомере өзелгән.  Алар - 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызлар һәм 1951 елда туган ир-ат.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән», - диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

31 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 988гә җитте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре