Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1240ка җиткән

Республикада коронавирустан тагын 10 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итәТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

- Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

76, 53, 70, 89, 85 һәм 67 яшьлек ике хатын-кыз, шулай ук 87, 83, 68 һәм 46 яшьлек ир-атлар коронавирус корбаннары булган.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1240ка җитте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре