Татарстанда коронавирустан тагын өч кешенең гомерен өзгән.
Вафат булучылар - 1935 елгы хатын-кыз, шулай ук 1936 һәм 1950 елгы ике ир-ат. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды», - диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 426га җиткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез