22 ноябрьдә Казанның IT-паркында Татарстан иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча VIII советы узды. Әлеге чара коорупциягә каршы көрәш алдыннан үткәрелде.
Ирекле дискуссиядә дәүләт системасында коррупциягә каршы торуның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Совет утырышында дәүләт эшлеклеләре, юристлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, студентлар катнашты.
«Безнең форумның әһәмияте шунда ки: без монда сөйләгәннәрнең барысы да теркәлә, ә соңыннан биредә кабул ителгән резолюцияләр теге яки бу проблеманы хәл итү мөмкинлеге буларак карауга җибәрелә», – диде икътисад фәннәре докторы Сергей Алексеев.
Советның эш нәтиҗәләре буенча дәүләт, муниципаль хакимият органнарына, иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, аны превенцияләүнең нәтиҗәле ысуллары, шулай ук дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез