Татарстанда кошчыларны тикшерәләр

Татарстанда ноябрьдә башланган тикшерүләрдә кошчылык фабрикаларында кагыйдәләр бозылуы ачыкланган. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, планнан тыш тикшерүләр «Ак Барс» кошчылык комплексында, Питрәч районының «Кощаковский» авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Тукай районының «Челны-Бройлер», Лаеш районының «Атабай» агрофирмасында, Лениногорскидагы кошчылык фабрикасында, Мөслим районының Хәмәдишин фермерлык хуҗалыгында булган. Россельхознадзор идарәсе республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен февральгә кадәр тикшерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре